Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 август 2024, 14:09

Предприятие яңа төр эшчәнлекне үзләштерә

"Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшкуарлыкка ярдәм" милли  проекты кысаларында республиканың Төбәк лизинг компаниясе “Инпротех НПП” компаниясенә кире кайтарыла торган лизинг схемасы буенча юл хәрәкәте иминлеге торбаларын җитештерү линиясен сатып алу өчен финанс ярдәме күрсәтте. Финанслауның гомуми суммасы 60 айга 6,3 млн сумнан артык тәшкил итте.

– Кире кайтарыла торган лизинг схемасы – эшкуарларга активлар сатып алуга тотынылган акчаларны әйләнеш капиталына кайтарырга һәм бизнес ихтыяҗлары өчен файдаланырга мөмкинлек бирә торган нәтиҗәле финанс коралы, – диде Төбәк лизинг компаниясе директоры Азат Хәйруллин.

Бүгенге көнгә "Инпротех НПП”   компаниясе эшчәнлегенең төп юнәлеше булып бөтен Русия һәм чит илләрдәге нефть-газ чыгару, нефть-газ эшкәртү, нефть химиясе һәм химия предприятиеләре объектларының технологик җайланмаларын, электротехник җайланмаларын эшләтеп җибәрү эшләрен башкару тора. "Инпротех НПП”   компаниясе җитәкчесе Ренат Кәшфуллин сүзләренчә, әлеге җайланманы сатып алу предприятиегә эшчәнлек өлкәсен киңәйтергә һәм җитештерүнең яңа төрен үзләштерергә – полиэтилен торбалар ясау мөмкинлек бирәчәк.

– Безнең предприятиенең эш стажы 20 елдан артык. Һәм әгәр башта компаниядә нибары 5 белгеч эшләгән булса, хәзер бу үз эшенең 60тан артык профессионалы. Дәүләт ярдәме белән без өстәмә эш урыннары булдыра алабыз, – диде Ренат Кәшфуллин. 2019 елда БР Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бизнеска ярдәм итү буенча төбәк проектларының максаты – 2024 елга кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүчеләр санын 553 мең кешегә кадәр арттыру.  

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: