Барлык яңалыклар
Милли проектлар
2 август , 10:46

"Иң яхшы остазлык практикасы" конкурсында җиңүчеләрне атадылар

"Иң яхшы остазлык практикасы" конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды, ул "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" милли проектының максатларына туры китереп республика предприятиеләре арасында үткәрелде, дип хәбәр итә Башкортстан Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәте. "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның алдынгы технологияләре" номинациясендә "Яңа кабул ителгән хезмәткәрләргә остазлык" проекты белән Башкортстан шәһәр яны пассажир компаниясе җиңүче дип танылды.

Нефтекама ясалма күн җитештерү берләшмәсе һәм Стәрлетамак фиброцемент заводы конкурсның финалистлары булды.

 - "Иң яхшы остазлык практикасы" конкурсы быел алтынчы мәртәбә уздырыла. Остазлык – "Хезмәт җитештерүчәнлеге" милли проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше. Яшь белгечләргә ярдәм күрсәтү, хезмәткәрләрне укыту тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм иң яхшы идеяләрне бөтен ил буйлап тарату мөһим. Ярышлар ике этапта — төбәк һәм федераль дәрәҗәдә уза, – дип билгеләп үтте БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

"Иң яхшы остазлык практикасы — 2024" конкурсының Бөтенрусия этабына гаризалар кабул итү 23 июльдә башланды һәм 27 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Документларны узган ел шундый ук номинациядә катнашмаган төбәк этапларында җиңүчеләр тапшыра ала. Бөтенрусия этабына нәтиҗәләр 2024 елның декабрендә ясалачак. 

Чыганак: bash.news

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: