“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча республикада 2024 елда 218 км.дан артык юл һәм 415,3 погон метр озынлыктагы 8 күперне ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта БР Хөкүмәтендә хәбәр иттеләр.
Билгеле булганча, 104 объектны яңарту һәм реконструкцияләү өчен 7 миллиард сумнан артык акча каралган, шуның 3,4 млрд.сумы – республика бюджетыннан.
"Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә быел 95,5 км юлны ремонтлау планлаштырыла. Бу 2023 елда әлеге агломерацияләрдә ремонтланганнан 20,5 км.га күбрәк. Эшләр 55 объектта башкарылачак, шуларның 57 км озынлыктагы 41 объекты — җирле юллар һәм 38 км озынлыктагы 14 объект — төбәк һәм муниципальара юллар. 2024 елның июленә гомум озынлыгы 6,5 км булган 8 җирле юлда эшләр тәмамланган. Мәсәлән, Стәрлетамакның 4 урамында, Ишембайның 2 урамында һәм Уфаның 2 юлында эшләр графиктан алда тәмамланган”, — ди республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова.
Чыганак: bashinform.ru