Уфада 119 нчы мәктәпнең капиталь ремонт әзерлеге 70% тәшкил иткән. Бу мәктәп 2024-2026 елларга “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы буенча ремонтлана.
Объектның төзелеш әзерлеге 70%. Су белән тәэмин итү 100% ка, фасадка 80%ка капиталь ремонт ясалган. Классларда идәннәр яңартылган, түшәм буяу тулысынча башкарылган, 1-3 катларда тәрәзә төпләре урнаштырылган.
Классларда, коридорларда һәм санузелларда стеналар штукатурланган һәм бетон контакт белән капланган. Стоматология һәм медицина кабинетларында кафель плиткалар түшәлгән. Шулай ук территория дә төзекләндерелә – бордюрлар, асфальт җәю эшләре башланды. Эшләр уку елы башлануга тәмамланырга планлаштырыла.