«Экология» милли проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле, Башкортстанда урман утырту мәйданы 77 мең гектардан артык тәшкил иткән. бу саннар Хөкүмәт утырышында яңгырады.
Премьер-министр Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан Идел буе федераль округында урман утырту мәйданы буенча 1нче урында һәм агач запасы буенча 5нче урында тора.
- Ел саен без республикада урманнарны кисүгә караганда күбрәк утыртабыз.Урман фонды җирләреннән файдалануда агач әзерләү өстенлекле булып кала.
Шул рәвешле, без агач эшкәртү мөмкинлекләрен генә түгел, рекреацион һәм туризм мөмкинлекләрен дә максималь файдалану өчен икътисад һәм экология арасында баланска ирешергә омтылабыз, – дип ассызыклады Андрей Назаров.