+1 °С
Ачык
Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе Стәрлетамак районыннан Казахстанга һәм Кыргызстанга озатылган 7199 тонна бодайны контрольдә тотты.
"Экспортерлар заявкасы буенча 103 тимер юл вагонының һәркайсыннан продукция пробалары алынган. Лаборатор экспертиза үттек, - диделәр идарәнең матбугат хезмәтендә. - Ашлык таможня берлеге таләпләренә тулысынча туры килә".
Исегезгә төшерәбез, “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли проекты кысаларында “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла.