Башкортстанның Архангельское авылыннан «эшкуарлык сәгате» ндә катнашучы Елена Кузнецова Башкортстан Республикасының Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы линиясе буенча үзенең логопед кабинетын ачу өчен 350 мең сум күләмендә адреслы социаль финанс ярдәме алды. 2023 елда бүлеп бирелгән акчаларны ул махсус җиһазлар, офис техникасы һәм дидактик материал сатып алуга тоткан.
- Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча муниципалитетларда атна саен «эшкуар сәгате» форматында эшкуарлар белән очрашулар уза. Бу Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган бизнеска ярдәм итүнең уңайлы коралы, – диде югарыда телгә алынган очрак турында Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.