+1 °С
Ачык
Башкортстанда Нижегородка бистәсе янындагы Уфа-Чишмә юлының 2,6 км озынлыктагы өлешен ике айга иртәрәк төзекләндереп бетерделәр, дип хәбәр итәләр БР транспорт министрлыгында.
Подрядчиклар юл читен ныгыткан, асфальт җәйгән һәм билгеләр сызган. Төзекләндерү эшләре “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында 70,76 млн сумга башкарылган.
-Бу юл Уфа һәм Чишмә районнарын башкала белән тоташтырып тора. Шуңа күрә аны норматив хәлдә тоту һәм хәвефсез чыгыш тәэмин итү бик мөһим иде,- дип ассызыклый БР транспорт министры җитәкчесе Любовь Минакова.