Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 июль 2024, 08:00

Матур булсын торган җиребез!

“Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында быел Башкортстанда 123 иҗтимагый территория  (парклар, скверлар, яр буйлары, мәйданчык һәм аллеялар) төзекләндереләчәк.

Матур булсын торган җиребез!
Матур булсын торган җиребез!

“Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында быел Башкортстанда 123 иҗтимагый территория  (парклар, скверлар, яр буйлары, мәйданчык һәм аллеялар) төзекләндереләчәк. Ул проектларны республика халкы былтыр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенрусия тавыш бирү чарасында сайлаган иде.

Шулай ук ике территория -Ишембай районының Верхотор авылы һәм Баймак районының Баймак шәһәре үзгәртеләчәк. Алар кече шәһәрләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенрусия конкурсында җиңеп чыкты.

2019 елдан алып республикада Башкортстан Башлыгы башлангычы белән 683 иҗтимагый территория төзекләндерелде.

Фото: Башинформ.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: