Барлык яңалыклар
Милли проектлар
31 июль 2024, 08:10

Җитештерү арткан, югалтулар кимегән

«Уфагормолзавод» сөт заводы ил Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә куелган “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проекты ярдәмендә 2020 ел белән чагыштырганда сөт ризыклары җитештерүне 25,5% арттырган.

Җитештерү арткан, югалтулар кимегән
Җитештерү арткан, югалтулар кимегән

«Уфагормолзавод» сөт заводы ил Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә куелган “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проекты ярдәмендә 2020 ел белән чагыштырганда сөт ризыклары җитештерүне 25,5% арттырган. Шулай ук предприятиедә корылмалар ватылу очраклары да 27%ка кимегән.  

Милли проектка кушылганнан соң беренче алты ай нәтиҗәләре буенча сөт ризыгы берәмлеге җитештерү вакыты 27%ка, төрү автоматы нәтиҗәлелеге 14%ка арткан, чималны югалтуны киметү динамикасы 22% тәшкил иткән.

Эш процессын яхшырту моның белән генә чикләнмәячәк әле. Предприятие цех мастерлары, механиклары өчен укулар оештырган. Шуннан соң нәтиҗәле методика төрле өлкәләрдә кулланыла башлаган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: