Аскын районы Белгеш авылында яңа фельдшер-акушер пункты төзеләчәк.
Әлеге вакытта яңа ФАП урынында тимер сваялар кагылган. Нәкъ шуларда модульле бина төзеләчәк. Бу медучреждениедә 244 кеше (аларның 42се - балалар) медицина ярдәме алачак. Барлык санитар таләпләргә һәм стандартларга туры килгән якты һәм уңайлы бинада заманча корылмалар урнаштырылачак, җылы һәм салкын су, канализация, җылылык булачак. Шулай ук электр үткәреләчәк һәм интернет кертеләчәк.
Быел “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төбәктә 7 медучреждение төзергә, 9 медицина оешмасына төзекләндерү эшләре башкарырга һәм 130дан артык тиз җыелмалы модульле конструкция сатып алырга җыеналар.