Барлык яңалыклар

Балалар өчен заманча белем учагы

Учалыдагы полилингвиаль мәктәп "Мәгариф" милли проект кысаларында төзелгән.

Балалар өчен заманча белем учагы
Балалар өчен заманча белем учагы

Учалыдагы 1 225 урынга исәпләнгән яңа уку йортын «Мәгариф» милли проекты һәм «Заманча мәктәп» төбәк проекты ярдәмендә төзегәннәр. Беренче укучыларны- 568 баланы мәктәп 2023 елның 1 сентябрендә кабул иткән.

Мәктәп иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган – лингафон кабинетлары, техник фәннәрне укыту өчен кулланыла торган лаборатория җиһазлары. Тагын - иркен китапханә, 450 урынлык актлар залы.

Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен ике спорт залы, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, футбол мәйданы, йөгерү юлы бар. Ә дәрестән тыш эш өчен столяр һәм слесарь остаханәләре, тегү, ризык әзерләү кабинетлары каралган. Медицина блогы табиб кабинетыннан, процедура, прививка һәм стоматология кабинетларыннан тора.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: