Ирекмәннәр Краснокама районының Николо-Березовка авылы янында Кама елгасы ярын җыештыруга чыктылар. Алар «Экология» милли проекты ярдәмендә уза торган «Русия суы» акциясе барышында 200 капчык чүп-чар җыйдылар.
"Ирекмәннәр тырышлыгы белән Кама елгасы тагын да чистарачак, чүп-чар суга эләкмәячәк, ул эшкәртүгә китәчәк. Мин Башкортстанда әйләнә-тирә мохит турында ихлас кайгыртучан, игелекле кешеләр яшәгәнен беләм, шуңа күрә республика „Русия суы“акциясендә катнашучы иң яхшы биш регион арасына керә. Узган ел гына да республикада яшәүче 70 меңнән артык кеше 3850 километр чамасы яр буйларын чүп-чардан чистарткан. Бу Уфадан Мәскәүгә кадәр өч ара диярлек", - дип билгеләп үтте РФ Табигый ресурслар министры урынбасары Максим Корольков.