Милли проектлар
28 июль 2024, 20:20

Туберкулезга каршы диспансер төзекләндерелә

Биналары заманча дизайнлы булачак. 

Туберкулезга каршы диспансер төзекләндереләТуберкулезга каршы диспансер төзекләндерелә
Туберкулезга каршы диспансер төзекләндерелә

Республика туберкулезга каршы диспансер бинасын төзекләндерәләр, дип хәбәр иттеләр БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез, төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның инициативасы белән узган ел Уфада медицина учреждениеләрен яңартыла башланды.

Әлеге вакытта балалар корпусында электр челтәре, җылыту һәм су белән тәэмин итү системалары әзер, тәрәзә блоклары урнаштырылган. Планнарда - яшь пациентлар өчен монда яту күңелсез булмасын өчен бүлекләрдә заманча дизайнлы ремонт эшләү максаты тора. Уфаның сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру вакыты-алты ел. Бу вакыт эчендә шәһәр хастаханәләренең һәм поликлиникаларының матди-техник базасын заманча таләпләргә туры китерергә кирәк. Бу максатларга дәүләттән 8 млрд сум каралган.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда җиде сәламәтлек саклау объекты төзү, тугыз медицина оешмасы объектына капиталь ремонт ясау, тиз төзелә торган 130 модуль конструкция сатып алу һәм урнаштыру, 4000 берәмлектән артык медицина җиһазы һәм 206 берәмлек автотранспорт сатып алу планлаштырыла.

Чыганак һәм фото: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас