Барлык яңалыклар

Өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгыртырга кирәк

Өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгыртырга кирәк
Өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгыртырга кирәк

Башкортстан Русиянең «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль программасында катнашкан беренче җиде субъекты арасына керде.

Бу хакта төбәк башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Зиннурова сөйләде.

– Өлкәннәр белән эшләүдә төп юнәлеш – хроник авыруларны профилактикалау һәм сәламәтлекләрен тикшереп тору, - диде Гөлнара Зиннурова. - «Өлкән буын» федераль проекты профилактик медицина тикшерүләрен, диспансерлаштыруны һәм диспансер күзәтүләрен үз эченә ала. Табибларда тикшерү узган өлкән яшьтәге пациентлар саны даими үсә. 2023 елда гына да 55 меңнән артык авыру амбулатор ярдәм алган, ә тагын 5 меңгә якын кеше стационарларда дәваланган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: