Барлык яңалыклар

Краснодар краена арыш оны озатканнар

Бу эш милли проект кысаларында башкарылган. 

Краснодар краена арыш оны озатканнар
Краснодар краена арыш оны озатканнар

Дәүләкән районы предприятиесе Краснодар краена 67,5 тонна арыш оны озаткан.

Он үрнәкләре Россельхознадзорның Башкортстандагы сынау лабораториясендә тикшерү үткән.

"Башинформ" агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Дәүләкән районының он тарту предприятиесе Азәрбайҗанга һәм Грузиягә 179 тоннадан артык арыш оны җибәргән булган.

Исегезгә төшерәбез, “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли максаты кысаларында Русия Президенты В. Путин тарафыннан булдырылгпн “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга чимал булмаган энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү. 

Чыганак: Башинформ

Фото: vegagrad.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: