Барлык яңалыклар

Ирекмәннәр ярдәме белән

Әй елгасының яр буйлары чистарып калды.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Ирекмәннәр «Экология» милли проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Русия суы» экологик акциясе барышында Башкортстандагы Әй елгасы яр буе территориясеннән чүп-чарны җыеп алды.

Республика экология министрлыгының Мәсәгут территориаль комитеты хезмәткәрләре, Салават районының Лаклы авыл советы хакимияте белән бергәләп, бер километрлы участокта 12 капчык чүп-чар җыйдылар.

«Русия суы» Бөтенрусия акциясе 22 апрельдә илнең барлык төбәкләрендә старт алды. Инициатива елга һәм күл ярларын пычранудан чистарту гына түгел, ә җәмәгатьчелекнең игътибарын табигатькә һәм аның ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлегенә юнәлтүне дә күздә тота. 2023 елда акциядә 1,5 миллионнан артык кеше катнашты, алар 28 мең чара үткәрде. Ирекмәннәр 38 километрдан артык яр буйларын җыеп алды һәм 147 мең кубометр чүп-чар чыгарды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: