Барлык яңалыклар

Алдынгылар рәтендә

Кече һәм урта бизнестан сатып алулар күләме арткан.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

2024 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча 223нче федераль закон кысаларында Башкортстанның кече һәм урта бизнесыннан эре заказчылар сатып алулары күләме 38 млрд сумнан артып киткән. Бу күрсәткеч буенча Башкортостан Республикасы илнең топ-10 исемлегенә кергән.

- Дәүләт катнашлыгыда булган компанияләр ел дәвамында 223нче федераль закон кысаларында кече һәм урта бизнестан сатып алуларның кимендә 25% башкарырга тиеш. Билгеләнгән квотаның үтәлешен кече һәм урта эшкуарлык Корпорациясе һәм төбәк хакимияте органнары контрольдә тота. Сатып алулар күләме Президент Владимир Путин инициативасы белән чыккан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасын яклау» милли проекты күрсәткечләренә кертелгән, – дип билгеләде Башкортостан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.

Тулаем алганда, ил буенча беренче яртыеллык йомгаклары буенча кайбер товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алуга килешүләр күләме арткан. Аерым алганда, финанс арадашчылыгына һәм иминиятләштерүгә бәйле ярдәмче хезмәтләр буенча үсеш 33 тапкырдан артып киткән. Шәхси йорт хуҗалыкларында сатып алына торган продукция һәм хезмәт күрсәтүләр күләме 21 тапкырга күбәйгән. Яшәү белән тәэмин итү буенча хезмәтләр 16 тапкырга артыграк сатып алынган. Шулай ук эшкә урнашу һәм персонал сайлау буенча хезмәтләр, төзелеш эшләре, финанс хезмәтләре һәм мәдәният өлкәсендә хезмәтләр лидерлар рәтендә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: