Барлык яңалыклар

Башкортстан-Кыргызстан элемтәләре

Сәүдә итү 22,8 процентка арткан.

Башкортстан-Кыргызстан элемтәләре
Башкортстан-Кыргызстан элемтәләре

Сәүдә итү 22,8 процентка арткан.

 

Башкортстаннан Кыргызстанна товар экспортлау 22,8 процентка арткан.

Агымдагы елның  гыйнвар-май айларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында узган елның шушы чоры белән чагыштырганда шулкадәр аткан.

Ул – минерал азыклар, металл, металл эшләнмәләр,  химия сәнәгате товарлары, каучук, агач һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләре, азык-төлек, һәм чимал.

– 2024 елның гыйнвар-май айларында экспорт төбәкнең бу республика белән товар әйләнеше  99% тәшкил иткән.

Башкортстан-Кыргызстан арасында 5 айда товар әйләнеше  биш айда  21,8% арткан.

Кыргызстан көндәшләр арасында 8 урында тора. Быел бу дәүләт Башкортстан белән сәүдә итүче партнерлар исемлегендә беренче унга керә, – диде Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча министр Маргарита Болычева. 

Маргарита Болычева белдерүенчә, 2023 елда, “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында, бу ил  Башкортстаннан  нигездә ягу-энергетика товарлары, агач һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләре, металл, металл эшләнмәләр, башка  товарлар алды.

Кыргызстан Республикасына машина төзү продукциясе, текстиль, текстиль эшләнмәләр, аяк киемнәре, азык-төлек товарлары, чимал, нигездә шикәр, кондитер эшләнмәләре, бөртеклеләр, шифалы үсемлекләр, салам алды.

 

 Моннан тыш, Кыргызстанда партнерлар эзләүче Башкортстан эшкуарлары Ⅵ Кыргыз-Русия икътисади форумында катнаша ала. Ул  быел 12-14 сентябрьдә Кыргызстанның Ыссык-Күл өлкәсендә узачак.

Алдан теркәлү өчен, 6 сентябрьгә кадәр: по ссылке.

Фото: runews24.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: