Барлык яңалыклар

Бәләбәйдә эшкуарлар очрашты

“А”да “Я”га кадәр нинди форматта үтте?

Бәләбәйдә эшкуарлар очрашты
Бәләбәйдә эшкуарлар очрашты

“А”да “Я”га кадәр нинди форматта үтте?

 

Бу очрашуда 200дән артык кеше катнашты. Алар республиканың көнбатыш зонасы булган: Илеш,  Дүртөйле, Бакалы, Чакмагыш, Шаран, Бүздәк, Благовар, Туймазы, Ярмәкәй, Бәләбәй, Әлшәй, Бишбүләк, Миякә районнары һәм Октябрьский шәһәре вәкилләре иде..

– “А”да “Я”га кадәр бизнес-туры масштаблы проект. Ул власть органнары һәм эшкуарлар җәмәгатьчелеге белән араны якынайтты.

Эшкуарлар өчен ул мөһим иде. Чиртаттагы чара республиканың төньяк-көнчыгыш өлешендә узачак, – диде Башкортстан Реуспубликасы эшкуарлык һәм туризм министры Зухра Гордиенко.

– Бизнес-турның бу форматы очраклы рәвештә тумады. Без эшкуардар һәм үзмәшгульләрнең мөрәҗәгатьләрен, бизнеста дәүләт ярәме чаралары белән кызыксынуларын исәпкә алдык, – диде Башкортстан Республикасы кече эшкуарлыкка ярдәм һәм үсеш фонды директоры Элиана Саитова.

Киң масштаблы чара В.В. Путинның май указлары буенча кабул ителгән «Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлыкка ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында узды..

 

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: