Барлык яңалыклар

Кама ярларын тазартачаклар

Катнашучыларга РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының дипломы биреләчәк.

Кама ярларын тазартачаклар
Кама ярларын тазартачаклар

26 июльдә ""Экология " милли проектының "Уникаль су объектларын саклау" федераль программасы чикләрендә "Русия суы" дип аталган зуркүләмле акция үтәчәк. Кама елгасы ярларын тазартуга берьюлы биш төбәк: Башкортстан, Татарстан, Удмуртия, Киров өлкәсе һәм Пермь краендә яшәүче меңнәрчә кеше чыгачак.
Башкортстанда борынгы Николо-Березовка авылы тирәсендәге ярлар су саклау чарасының үзәк мәйданына әвереләчәк.
Акцияне оештыручылар битараф булмаганнарны "Русия суы" акциясенә кушылырга чакыра. Волонтерларны 26 июльдә Николо-Березовка авылының "Кама таңнары" ял базасына 10.30 сәгатькә җыелырга чакыралар. Катнашучыларга уңайлы киемнәр кияргә киңәш ителә. Кирәкле инвентарьләр җыелган урында биреләчәк.
Шимбә өмәсеннән тыш, гаилә мастер-класслары, бүләкле викториналар, чүп җыю буенча индивидуаль зачет үткәреләчәк. "берегдобрыхдел.рф" сайтында теркәлүче һәм акциядә катнашучы һәркемгә РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының дипломы биреләчәк.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: