Барлык яңалыклар

Арыш ипие дә тәмле

Арыш онына ихтыяҗ зур. 

https://vk.com
https://vk.com

Башкортстан арыш онын да экспортка озата.

Атап әйткәндә, Дәүләкән районының он тарту предприятиесе Әзербайҗанга һәм Грузиягә 179 тоннадан артык арыш онын җибәргән, дип хәбәр итәләр Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.

Экспортерлар соравы буенча фитосанитар документлар бирү өчен арыш оныннан алынган пробаларга сынау лабораториясендә экспертиза ясалган.

Исегезгә төшерәбез, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын тормышка ашыруның максаты – 2030 елга энергетика булмаган чимал товарлары экспортының күләмен, 2020 ел белән чагыштырганда, 70 проценттан да күбрәккә арттыру.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: