Барлык яңалыклар

Әлшәй районындагы юл участогын ремонтлыйлар

БРның Юл хуҗалыгы идарәсеннән.
Фото:БРның Юл хуҗалыгы идарәсеннән.

Әлшәй районында Айдагул авылы тирәсендә М5 “Урал” трассасының Чишмә – Аксён – Кыргыз-Миякә муниципальара юлының ремонты тәмамлана. Юлның озынлыгы – 3 км (15 км - 118 км).

БРның Юл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, подрядчы оешмага юл кырыйларын ныгытасы калган. Объект планга ярашлы сроктан иртәрәк әзер булачак – график буенча эшләр тәмамлану октябрьгә билгеләнгән булган.

Юл “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча ремонтлана. Гомумән алганда Башкортстанда быел әлеге программа буенча  61,5 км юл челтәрен ремонтлау өчен 4,2 млрд сум акча бүленгән. Бу федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юлларның  ремонтка иң мохтаҗ 26 участогы. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: