Барлык яңалыклар

Аскында яңа ФАП төзелә

БРның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Фото:БРның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Аскын районының Билгеш авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелешенә әзерләү эшләре башланды.

“Бу авылдагы ФАП “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел звеноны модернизацияләү” төбәк программасы кысаларында барлыкка киләчәк”, – дип хәбәр итәләр БРның Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез, быел “Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка  ашыру кысаларында Башкортстанда 7 сәламәтлек саклау объекты төзү, медицина оешмаларының 9 объектына капиталь ремонт ясау, тиз төзелә торган 130 модуль конструкция сатып алу һәм урнаштыру, шулай ук 4000 берәмлектән артык медицина җиһазы һәм 206 берәмлек автотранспорт сатып алу планлаштырыла. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: