Барлык яңалыклар

25 яңа кемпинг төзелгән

БРның эшкуарлык һәм туризм министрлыгыннан.
Фото:БРның эшкуарлык һәм туризм министрлыгыннан.

Башкортстанда “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты кысаларында модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын (кемпинглар һәм автокемпинглар) булдыру буенча 25 проект гамәлгә ашырылган. Аларны тормышка ашыруга 83,5 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме юнәлдерелгән, инвесторларның үз акчалары 103,5 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министрлыгынңа хәбәр итәләр.

Республика территориясендә урнаштыру өчен модульле капиталь булмаган чаралар булдыруга 2023 елда конкурста җиңгән проектлар 2024 ел дәвамында тормышка ашырыла. Кемпинглар һәм автокемпинглар 20 муниципалитетта урнашкан. Проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 75 эш урыны булдырылды. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: