Барлык яңалыклар

Иң лаеклыларга – дәүләт бүләкләре

Владимир Путин Башкортстанда яшәүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Иң лаеклыларга – дәүләт бүләкләре
Иң лаеклыларга – дәүләт бүләкләре

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанда яшәүчеләрне дәүләт бүләкләре белән бүләкләде. Дәүләт башлыгының тиешле күрсәтмәсе хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.

Документтан күренүенчә, ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Русия Президентының Мактау грамотасы белән  түбәндге гражданнар бүләкләнәләр: «Автонормаль «Бәләбәй заводы» АҖ бюро башлыгы Рөстәм Әхмәтшин; «Автонормаль «Бәләбәй заводы» АҖ электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер Владимир Белозеров; Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Юрий Коземаслов; «Автонормаль «Бәләбәй заводы» АҖ генераль директорының дәүләт идарәсе органнары белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Юрий Михайлов; БР Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин.

 Равил Гасыймовка, Николай Матвеевка, Владимир Черновка Русия Президентының Рәхмәте игълан ителде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: