Барлык яңалыклар

Башкортстаннан Үзбәкстанга экспорт 69,8 процентка арткан

Бу хакта Маргарита Болычева хәбәр итте.

Башкортстаннан Үзбәкстанга экспорт 69,8 процентка  арткан
Башкортстаннан Үзбәкстанга экспорт 69,8 процентка арткан

 «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2024 елның беренче 5 ае нәтиҗәләре буенча, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Башкортостан Республикасыннан Үзбәкстан Республикасына экспорт  күләме 69,8% ка арткан. Шул ук вакытта үзара товар әйләнеше 88,8 процентка Башкортстан продукциясе экспортыннан торды.

Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

- Быелның гыйнвар-март айларында

Үзбәкстанга Башкортстан продукциясен экспортлауның нигезен минераль продукция, химия сәнәгате продукциясе, каучук, агач һәм целлюлоза-кәгазь әйберләре, азык-төлек товарлары һәм чимал, металл һәм алардан эшләнгән әйберләр, машина төзелеше продукциясе тәшкил итте. Шул ук вакытта 2024 елның гыйнвар-май айлары нәтиҗәләре буенча Үзбәкстан Республикасы белән төбәкнең үзара товар әйләнеше сизелерлек артты. 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда күрсәткеч 63,5% ка арткан, - диде Маргарита Болычева.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: