Милли проектлар
18 июль 2024, 08:11

Уфа кунакларны көтә!

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты кысаларында Уфа шәһәренең туристик коды эшләнгән.

Уфа кунакларны көтә!Уфа кунакларны көтә!
Уфа кунакларны көтә!

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты кысаларында Уфа шәһәренең туристик коды эшләнгән.

   2023 елда башкалабыз шәһәр үзәгенең туристик кодын проектлау буенча конкурста җиңеп, 208,8 миллион сум күләмендә федераль субсидия алуга ирешкән иде. Шулай ук республика казнасыннан да 4,3 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтелде. Шуңа өстәп 498,6 миллион сум күләмендә бюджеттан тыш акчалар җәлеп ителде.

   -Уфа туркоды – ул шәһәр бәйрәмнәре үткәрү һәм уңайлы шәһәр мохите тудыру өчен яңа урыннар. Әлегә кадәр шәһәр үзәгендә төзекләндерү максатында алып барылган эшләр, әлбәттә, Уфага туристларны күпләп җәлеп итәргә мөмкинлекләр ача.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас