Барлык яңалыклар

Бөрҗәнлеләр булдыра!

Бөрҗәнлеләр булдыра!
Бөрҗәнлеләр булдыра!

Сәламәт яшәү үрнәгенең дә асылын аңлап яши бөрҗәнлеләр. Сәламәт тәнле булыйм дисәң, спорт белән дуслаш дигән гыйбарәнең асылын яхшы аңлыйлар биредә.

Спорт мәйданнары төзелүе аеруча спорт белән шөгыльләнүче яшь буын өчен зур шатлык. Хәзер заманча спорт мәйданнары авылларга да «килә», ягъни төзелә, һәм бу гаҗәп тә түгел. Авыл халкы элек-электән спортны ярата, якын итә. Мәсәлән, без сәфәр кылган Бөрҗән районының Әбделмәмәт авылында яшәүчеләрнең спорт белән шөгыльләнү һәм команда уеннары уйнау өчен заманча спорт мәйданнары бар. Комплекс «Туган авылга спорт» проекты кысаларында ясалган.  Әбделмәмәтлеләрнең биредә волейбол, баскетсбол, уеннары уйнау, ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлекләре бар. Соңгысы исә республика Башлыгы грантына гамәлгә ашырыла.

Заманча спорт территориясе өчен Әбделмәмәт очраклы рәвештә генә сайлап алынмаган.  Биредә яшәүчеләр сәламәт тормыш үрнәгендә яшиләр һәм «Аек авыл» исемен яулаганнар.  Авылда даими рәвештә спорт чаралары, фестивальләр һәм төрле бәйгеләр үткәрелә. Мәктәп спорт залында исә грэпплинг, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, грек-рим көрәше, җәядән ату буенча тренировкалар оештырыла.  Җиңел атлетика, чаңгы трассасы, хоккей мәйданчыгы һәм «Кыпчак бүреләре» дигән үз хоккей клублары, 3 төрле яшь төркемендә «Кыпчак» көрәш клубы эшли.  Ике елга бер тапкыр кыпчакларның Кышкы Авыл олимпия уеннары үткәрелүе дә районда спортка зур игътибар бүленүе турында ачыктан-ачык сөйли.  Биредә йөзләрчә авылдашлар төрле ярыш төрләрендә (хоккей, шорт-трек, керлинг, чаңгы ярышлары, биатлон, бобслей) көч сынашып, күңел ачалар.

Билгеле булуынча, 2020 елның 23 июнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Бердәм Русия» партиясенгең төбәк сәяси советы утырышында партиянең  «Доступный спорт» проектына старт бирелгән иде.  Проектның максаты — балалар һәм үсмерләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау өчен укучылар һәм яшьләрнең спорт ялын тәэмин итү, киңкүләмле спортны үстерү.

Бүген республика җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкчелегендә авылларыбыз һәм кече калаларыбызны төзекләндерүгә зур игътибар бүленә, авылларыбыз күзгә күренеп ямьләнә һәм заманчалана. Алар өчен федераль һәм республика бюджетларыннан моңа кадәр булмаганча зур акчалар бүленә. Болар әле зур эшләрнең башы гына, алда бу юнәлештә кызыклы эшләр дәвам иттереләчәгенә зур ышаныч бар.

Бөрҗәнлеләр булдыра!
Бөрҗәнлеләр булдыра!
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: