Русия президенты Владимир путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында район үзәк модель китапханәсендәбалалар өчен кызыклы чара үткән. Укучылар китап дөньясындагы кызыклы серләрне белер өчен сәяхәткә “чыккан”. Аларга дөньядагы иң сирәк очрый торган китаплар, шулай ук иң зур һәм иң кечкенә китаплар турында сөйләгәннәр. Әйтик, кайбер китаплар кыйммәтле ташлар, уникаль иллюстрацияләр белән бизәлгән, алтын йөгертелгән. Укучыларда тарихи китаплар зур кызыксыну уята. Алар үткән гасырдагы серләрне сөйли, китапханә һәм музейларның чын байлыгы булып тора.
Чыганак:: Администрация МР Караидельский район РБ