Барлык яңалыклар

Галимнәр алдында мөһим бурыч тора

Русия Мәгариф министры урынбасары Дмитрий Афанасьев БДМУ галимнәре белән очрашты.

Галимнәр алдында мөһим бурыч тора
Галимнәр алдында мөһим бурыч тора

 Очрашу вузара кампуста үтте. Кампус РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Фән һәм университетлар” милли проекты кысаларында төзелә.

Сөйләшүдә Башкортстан галимнәренең федераль грант программаларында катнашулары, остазлар институтын үстерү һәм яшьләрне фәнгә җәлеп итү турында сүз барды.

Министр урынбасары әйтүенчә, галимнәр алдында мөһим мәсьәлә тора: РФ Президенты куйган бурычны үтәү - русиялеләрнең гомерләрен озынайту өчен яңа технологияләр уйлап табу.

Очрашу барышында БДМУ галимнәрен РФ Федерация Советының рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Чыганак: Министерство образования и науки Республики Башкортостан

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: