«Узчармсаноат» Ассоциациясе вәкиле Шөһрәт Алиев Башкортстанның сәүдә үзәкләренең берсендә Үзбәкстан җитештергән азык-төлек кибетен ачарга тәкъдим иткән. Әлеге проектны эшләү өчен яклар эшче төркем булдыру мөмкинлеген карыйлар. Бу хакта Үзбәкстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Дилшод Рәсүлев җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе чыгышында билгеле булды. Сөйләшүләр ил президенты Владимир Путин тарафыннан оештырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт»милли проектының максатларын тормышка ашыру өчен узды.
Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сүзләренчә, болар барысы да Башкортстанның әлеге ил белән үзара товар әйләнеше үсешенә йогынты ясый. 2024 елның гыйнвар-май нәтиҗәләре буенча төбәкнең Үзбәкстан Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше күрсәткече 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 63,5% ка арткан.