Урманда менә шулай яшиләр.
Туймазы районының аучылык хуҗалыкларының берсендә урнаштырылган камера кыргый җәнлекләрнең кызыклы тормыш мизгелләрен күрергә ярдәм итә. Шундый роликларның берсендә бер яшьлек поши баласы күренә.
Ул видеокамерага гадәти булмаган кызыксыну белдерә, үзе төрлечә басып карый, әйтерсең, моны махсус эшли.
Икенче видеода – кыр кәҗәләре. Алар тоз кимерә. Аңлашылуынча, мөгезләре үскәндә аларга тоз бик кирәк.
Анда кабан дуңгызлары, хәтта куяннар да килеп тоз белән сыйланып китә. Менә шундый ул кыргый табигать!
“Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында урман ияләрен саклауга аеруча игътибар артты.
Фото: baldezh.top