12-14 июль көннәрендә Башкортстанның 32 районында һәм шәһәрләрендә ярминкәләр узачак.
Гадәт буенча, анда үзебездә җитештерелгән тәмле азык-төлек, яшелчә-җимеш, ит, саф сөт азыклары булыр.
Гомум алганда, бу 3 көндә 45 мәйданда ярминкәләр гөрләячәк, дип белдерделәр Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгында.
Адреслар һәм элемтә өчен телефоннар министрлык сайтында урнаштырылган.
Уфада авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәләре 13 һәм 14 июльдә уза.
Ярминкәләрдә фермер һәм шәхси хуҗалыклара җитештерелгән продукция табын түрендә булачак.
Бу күңелле һәм барлык халык өчен файдалы чаралар “Кече һәм урта эшкуарлык, эшкуарлыкка ярдәм” гомумдәүләт проектының бер тармагы булып тора.