Райманлылар саф су эчәчәк.
Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Чиста су” федераль проекты буенча Туймазы шәһәренең Әгертамак бистәсеннән Райман авылына кадәр 11 чакрым озынлыктагы суүткәргеч яңартыла. Бу хакта Туймазы районы хакимиятендә хәбәр итәләр.
Искәртеп узабыз: 2021 елда Әгертамактан Райман авылына кадәр су челтәрен һәм урам суүткәргечләрен төзү проектын эшләү өчен документлар әзерләнгән иде. Челтәрләрнең гомум озынлыгы 57,3 км тәшкил итәчәк.
Июль башына белгечләр бистә һәм авыл арасында су үткәрде, шулай ук Райманда урам челтәрләрен төзекләндерә башлады - 27 км торба салынды инде. Шулай ук, алар 310 су тарату коесын монтажлаган, тагын 691 калган.
Моннан тыш, проектта Әгертамакта насос станциясе төзелеше каралган, аннан су авылга керәчәк.
Объектны тапшырганнан соң, 1,7 мең гаилә саф су эчә алачак.
Фото: vk34.ru