Барлык яңалыклар

Бозавың бәйдәме, күрше?

Ә кәҗәң? Акча “эшләп” йөрмиме?

Бозавың бәйдәме, күрше?
Бозавың бәйдәме, күрше?

Ә кәҗәң? Акча “эшләп” йөрмиме?

 

Иректә, бәйсез, караучысыз йөргән маллар өчен штрафлар артты. Бу хакта Башкортстан  Дәүләт Җыелышы-Корылтай матбугат үзәге белдерә.

 «О внесении изменений в статью 7.3 Кодекса Республики Башкортостан об административных правонарушениях». Законы үз көченә керде.

«Закон белән авыл хуҗалыгы малларын көтү һәм куалап күчерү кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләм артты, — диде Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев. — каркчысыз маллар мәсьәләсе әле дә көн кадагында кала бирә.

Маллар үләнне, чәчәкләрне таптый, авыл урамнарын пычрата,  паркларга зыян сала, автомобиль йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә комачаулый. Юлларда алар җитди, еш кына үлемгә китергән һәлакәтләргә сәбәпче була.

Халык белән сөйләшүләр бар җирдә дә уңышка китерми – нәтиҗәле санкцияләр, ә икенче тапкыр законны бозган өчен катгыйрак җәза кирәк».

7.3 КоАП маддәсенең яңа редакциясе административ җаваплылыкны арттыра.

Хокук бозган өчен гражданнар 2000 - 4000 сум, ә җаваплы кешеләр 7000 -10 000 сум, юридик шәхесләр 20 000 - 25 000 сум штрафка тарттырылачак.

Закон бозу кабатланган очракта штрафлар зуррак: гражданнар  — 4500 – 5000,  җаваплы кешеләр — 12 000 -15 000 сум, юридик шәхесләр — 30 000 - 45 000 сум түлиячәк. “Экология” гомумдәүләт проекты туган як табигатен, тирә-як мохитне саклауга этәргеч ул.

 

Фото: funnyart.club, YouTube

 

 

Бозавың бәйдәме, күрше?
Бозавың бәйдәме, күрше?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: