Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 июль 2024, 12:52

Дүртөйле елдан-ел матурая

Агыйдел яры - Дүртөйле шәһәренең күзгә ташланып торган иң матур өлеше.

Дүртөйле елдан-ел матурая
Дүртөйле елдан-ел матурая

Дүртөйледә Агыйдел буен төзекләндергәннәр.
Агыйдел яры- Дүртөйле шәһәренең күзгә ташланып торган иң матур өлеше. Ял итүчеләр гүзәллекне атлап кына тамаша кылып йөрсен һәм ял итсен өчен, төзекләндерү вакытында Агыйдел яр буенда Матросов паркын һәм Мусин скверы белән берләштергәннәр.
Яңа җәмәгатьчелек киңлеген берничә файдалы зонага бүлгәннәр. Мемориаль өлештә "Фронтка китүче солдат" һәйкәле урнашкан. "Тыныч" дип аталган өлешендә исә басмалар, җәяү йөрү яисә велосипед юллары салынган. Арырак актив ял итү (балалар уен һәм спорт мәйданнары) киңлегенә урын бирелгән. Күләмле чаралар үткәрү өчен мәйдан ясалган.
"Дүртөйле. Башкортстанның елга капкалары" проекты җирле халыкның "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасында актив катнашулары аркасында тормышка ашырылган.
2019 елдан алып республикада 683 җәмәгатьчелек территориясе төзекләндерелгән. Быел исә янә 123 мәйданны төзекләндерү планлаштырылган.

"Башинформ" буенча.

Дүртөйле елдан-ел матурая
Дүртөйле елдан-ел матурая
Дүртөйле елдан-ел матурая
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: