Барлык яңалыклар

Кытайга ОСП һәм ДСП озатабыз

Россельхознадзорның БР буенча матбугат хезмәтеннән.
Фото:Россельхознадзорның БР буенча матбугат хезмәтеннән.

2024 елның алты аенда Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе Кытайга экспорт өчен агачны тирән эшкәртү буенча төбәкнең иң эре предприятиесе тарафыннан әзерләнгән 4 мең кубометрдан артык ОСП  һәм ДСП плитәләрен сертификацияләде. Бу хакта күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Предприятие продукциясе үрнәкләре Россельхознадзор карамагындагы башкорт сынау лабораториясендә лаборатория экспертизалары узды. "Фитосанитар экспертиза нәтиҗәләре буенча карантин организмнары ачыкланмаган. Агачтан эшләнгән барлык продукция Кытайның баш таможня идарәсе таләпләренә туры килә. Агач плитәләр контейнер поездлары белән озатылган”, — дип өстәделәр Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык” милли максаты кысаларында “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2030 елга чимал булмаган энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: