Барлык яңалыклар

Борай урманчылары көзге мизгелгә әзерләнә

“Борай урманы” автономияле учреждениесе хезмәткәрләре ябык тамырлы системалы булган гади карагай орлыкларын кассеталарга чәчү буенча эш алып баралар. Әлеге эшне Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр “Экология” милли проектының ”Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында алып бара. Процесс берничә этапта уза: буш кассеталарны субстрат (торф туфрагы) белән тутыру – чокырлар барлыкка килү – кассеталарга чәчү –  мүлчәләү. Аннары әзер кассеталарны поддоннарга куялар, алга таба үсү һәм үстерү өчен теплицаларга чыгаралар һәм урнаштыралар. Борай урманчылары 3,5 мең кассета чәчәргә планлаштыралар, бу урманны торгызу эшләрен башкару өчен 250 меңгә якын ябык тамырлы системалы гади карагай белән үсентеләрен үстерергә ярдәм итәчәк. Утырту материалларының бер өлешен быел ук Борай һәм Казан участок урманчылыклары территориясендә утыртырга планлаштыралар.

Шулай ук учреждение хезмәткәрләре агымдагы елда 2,5 мең кассетага чыршы  һәм 500 кассета карагай орлыгы чәчкәннәр, әлеге вакытта үсентеләр үстерелү процессында. 

Чыганак: forest.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: