Барлык яңалыклар

Яңа поликлиника калка

"Сәламәтлек саклау" милли проекты һәм “Сәламәт киләчәк” партия проекты буенча Халык программасын тормышка ашыру кысаларында Кушнаренко районының Андреевский микрорайонында яңа поликлиника төзелә.

Төзелеш эшләре былтыр кышын башланган,  сафка бинаны октябрьдә тапшырырга ниятлиләр.и

–Беренче катта рентген диагностикасы бүлеге урын алачак. Икенче катта эндоскопия, хирургия бүлекләре, хатын-кызлар консультациясе, невролог, офтальмолог, ЛОР-табиб кабинетлары  урнашачак. Өченче катта физиотерапия һәм терапия бүлекләре булачак. Моннан тыш, территорияне төзекләндерү эшләре дә тулы куәткә бара. Әле юл капламасы булачак участокны әзерлиләр, – дип эш барышы белән уртаклашты Кушнаренко район дәваханәсенең баш табибы, “Бердәм Русия” партиясе депутаты Илдар Бакаев.  

Эшчеләр эчке бизәү эшләренә керешкән. Өченче катта идән җәю эшләре бара. Бәдрәфләр урнашачак бүлмәләрдә плитка түшиләр, малярлар эшли.

Поликлиника сменасына 320 кешене кабул итүгә тәгаенләнгән. Анда балалар һәм өлкәннәр өчен заманча шартлар тудырылачак.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: