Барлык яңалыклар

Сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелер

Караидел районында яңа фельдшерлык пункты ачылды.

национальныепроекты.рф
национальныепроекты.рф

Яңа фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау»милли проекты буенч Караидел районының Хәлил авылында ачылды. Ул берьюлы өч авылның 350дән артык кешесен хезмәтләндерәчәк: Юлдаш, Яңа Акбүләк һәм Хәлил.

Яңа бинада халыкка сыйфатлы һәм беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. ФАП барлык заманча стандартлар һәм санитар таләпләр буенча җиһазландырылган. Бинада пациентларны кабул итү һәм карау өчен аерым кабинетлар, прививка һәм процедура кабинетлары бар, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү үткәрелгән. Яңа җиһаз күз басымын, кан сатурациясен, ЭКГны һәм башкаларны үлчәргә мөмкинлек бирәчәк.

"ФАП ачылу белән медицина ярдәме мөмкин кадәр арзанрак кына түгел, медицина персоналы һәм пациентлар өчен уңайлырак шартларда да күрсәтеләчәк», — дип билгеләп үтте район хастаханәсе баш табибы урынбасары Айрат Галимҗанов.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: