Барлык яңалыклар

Бөтенрусия медиалагере узачак

Ишембайда яңа проект гамәлгә ашырыла.

национальныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

«Мидия» Бөтенрусия медиалагеры 5-11 август көннәрендә Ишембайда оештырылачак. Лагерь бөтен илдән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь медиачыларны җыячак.

Аның барышында катнашучылар тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә үз осталыкларын өч төп юнәлештә үстерәчәк: SMM, видеография һәм фотография. Алар шулай ук үз медиа проектын булдыра алачак.

Лагерь спикерлары арасында танылган журналистлар, блогерлар, продюсерлар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм реклама агентлыклары җитәкчеләре бар. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар, үз инициативаларын һәм проектларын тормышка ашыру турында сөйләячәкләр. Лагерьда катнашу өчен «Мидия»чарасының рәсми сайтында теркәлергә кирәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: