Барлык яңалыклар

Уфа-Бөре-Яңавыл юлында тигезләүче катлам төзелешен тәмамладылар

БРның Транспорт министрлыгыннан.
Фото:БРның Транспорт министрлыгыннан.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты кысаларында ремонтлана торган Уфа-Бөре-Яңавыл юлында тигезләүче катлам төзелеп бетте. Эшләр Бөре янында 1,3 км озынлыктагы участокта алып барыла. Ремонт нәтиҗәләре буенча асфальт-бетон япма яңартылачак, юл кырые ныгытылачак, билгеләр куелачак. Барлык эшләрнең бәясе 70 млн сумнан артык тәшкил итәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: