Барлык яңалыклар

“Цифрлы белем бирү мохите” уңышлы тормышка ашырыла

tuimazy.bashkortostan.ru
Фото:tuimazy.bashkortostan.ru

Русия Федерациясе Президенты карары буенча гамәлгә ашырыла торган “Мәгариф” милли проектының “Цифрлы белем бирү мохите" федераль проекты мәгарифне цифрлы трансформацияләүнең мөһим юнәлеше булып тора. Проект Башкортстанның Туймазы районындагы 12 мәктәпне үз эченә ала. 2024 елда Туймазы шәһәренең 3нче санлы, Түбәнге Троицкий авылының, Кандра авылының 2нче санлы мәктәпләренең матди-техник базасы яңартыла. Хәзерге вакытта мәктәпләр МФУ, ике яндекс телевизор, интерактив панель, өч ip-камера алган.  

Мәктәпнең цифрлы белем бирү мохитен үстерү максаты – югары сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү. Ул белем бирү процессын индивидуальләштерергә, балаларның уку мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерергә ярдәм итә, укучыларга продуктив эшчәнлек өчен төрле кораллар бирә. Электрон белем бирү эчтәлеге бүген укучыларга иртәгә хезмәт базарында ихтыяҗлы булырга мөмкинлек бирә.

Чыганак: tuimazy.bashkortostan.ru

 

tuimazy.bashkortostan.ru
Фото:tuimazy.bashkortostan.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: