28-30 июнь көннәрендә республикада 2010-2011 елда туган кызлар арасында Башкортстан республикасының Мәктәп футбол лигасы гөрләп узды.
Дүртөйле районының Мәскәү мәктәбендә, Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында, “Мини-футбол” берләшмәсе уңышлы чыгыш ясап килә. Менә алар БРның Мәктәп футбол лигасында катнашып, җиңүчеләр булды да инде.
Ярышларда катнашырга 124 кызлар командасы гариза биргән булган. Финалга 8 команда чыккан, шул исәптән дүртөйлеләр дә. Төркемдәге барлык командалар белән дә уйнап, Мәскәү мәктәбе укучылары 18 туп керткән, ә үз капкаларына бер туп та үткәрмәгән. Хәзер алар Мәскәү шәһәрендә узачак ярышларга әзерләнә.
Фото: iuruzan.ru