Барлык яңалыклар

Бакалы районында өч фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк

Кичә Бакалы районы хакимияте башлыгының төзелеш һәм ТКХ буенча урынбасары Илнур Галәмов, үзәк район хастаханәсенең баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин, үзәк район хастаханәсенең хуҗалык бүлеге начальнигы Александр Зайцев “Бердәм Русия” партиясе Ахман авыл Советы депутаты Рәзиф Зайнуков Иске Балыклы авылында модульле ФАП төзелеше барышын тикшерделәр.

- Дәүләт контракты нигезендә эшне Тройка группҗәмгыяте алып бара. Бүгенге көндә план-график буенча бинаның каркасы урнаштырылган, түбәсе монтажланган, тәрәзәләр урнаштырылган, пандус белән керү урыны башкарылган, эчке инженерлык челтәрләре монтажлана һәм бүлмәләр бизәлә. Медицина корылмалары, җиһазлар килүен көтәбез, ачылуга әзерләнәчәкбез, – ди район хастаханәсенең  баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин.

Бүгенге көндә районда 14 модульле ФАП эшли. 2024 елда Сәламәтлек саклау милли проекты кысаларында һәм  “Бердәм Русия партиясенең халык программасын гамәлгә ашыруга ярашлы районда тагын 3 модульле ФАП төзү һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: