Барлык яңалыклар

Кайда укырга барырга?

Башкортстанда колледжларга кабул итү кампаниясе башланды.

Кайда укырга барырга?
Кайда укырга барырга?

 

Быел абитуринетлар хезмәт базарында таләп ителгән 200дән артык белгечлек буенча профессиональ белем бирү учреждениеләренә  укырга керә ала.

Башкортстанда 92 профессиональ белем бирү оешмасы эшли. 2024-2025 елларда 22 312 бюджет урыны билгеләнгән. Абитуриентлар арасында машина төзү, төзелеш тармагы, IT өлкәсе, белем бирү һәм медицина популяр.

РФ Президенты Владимир путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында Башкортстанда “Профессионалитет” федераль проекты гамәлгә ашырыла. Бу проектка ярашлы, студентлар белән оешмалар арасында 3,5 мең килешү төзелгән. Бу мәсьәләдә УМПО оешмасы лидер.

Чыганак: Министерство образования и науки Республики Башкортостан

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: