Барлык яңалыклар

Караидел районында туристик база ачылачак

Перспективалы инвестпроект белән муниципалитетка Борис Ковязин мөрәҗәгать иткән.

Караидел районында туристик база ачылачак
Караидел районында туристик база ачылачак

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү” милли проекты кысаларында Караидел районында “Эшкуар сәгате” үткәрелә. Эшкуарлар дәүләт ярдәме сорап мөрәҗәгать итәләр, муниципалитетлар үз чиратларында аларга бизнесларын үстерергә ярдәм итә.

Перспективалы инвестпроект белән муниципалитетка Борис Ковязин мөрәҗәгать иткән. Ул Мага авыл советы территориясендә туристик база ачарга ниятли. Моны гамәлгә ашырыр өчен аңа җир участогын рәсмиләштерергә кирәк. Аңа А-фрейм стилендә 10 йорт, өч спорт мәйданчыгы төзү буенча киңәшләр биргәннәр. Шулай ук грант алуда конкурста катнашырга мөмкинлек бирәчәкләр.

Чыганак: Администрация МР Караидельский район РБ Республика Башкортостан

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: