Барлык яңалыклар

Чишмәдән елга башлана

Ярмәкәй районында “Чишмәдән елга башлана” исемле акция үткәрделәр.

Чишмәдән елга башлана
Чишмәдән елга башлана

 

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Экология” милли проекты кысаларында “Русия сулары” бөтенрусия акциясе бара. Аңа ярашлы төбәкләрдә “Уникаль су объектларын саклау” федераль программасы эшли. Ул экологик хәлне тотрыкландыру, халыкта экологик мәдәният тәрбияләү, су экосистемаларын чистарту исәбенә халыкны чиста су белән тәэмин итүне күз уңында тота.  

Кулбай авылында акциядә катнашучылар Ык елгасы ярларын чүп-чарлардан чистарткан. Кызыл Яр, Рәтамак, Усман-Ташлы авылы советлары, китапханәләре һәм мәдәният йортлары да аңа кушылган.

Чыганак: Администрация муниципального района Ермекеевский район

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: