Барлык яңалыклар

Әбҗәлилдә туризм үсә

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Урта һәм кече эшкуарлык” милли проектына ярашлы Әбҗәлил районының Аскар авылында шәхси эшкуар Лидар Әхтәмов модуль глэмпингылары төзер өчен грант откан.

“Глэмпинг Экстрим” инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен федераль һәм төбәк казнадан 6 млн сум акча бүлгәннәр. Проектка шулкадәр акчаны шәхси эшкуар үзе дә салган. Инвестиция күләме 12 миллион сум тәшкил иткән. 2023 елда “Экстрим”да ике заманча модуль йорты күтәргәннәр. Аларның мәйданы 72 квадрат метр тәшкил итә һәм анда тәүлек әйләнәсенә яшәп була.  Һәр йортның үз мангал зонасы бар. Лидар Әхтәмов мондый глэмпинг йортлар төзегәннән соң турбаза җанланыр дип ышана. Ял итүчеләрне актив ял: пеөнтбол тиры, тимбилдинг, уктан ату, аквазорб, лазертаг һәм квадроциклларда йөрү көтә. Ял итәргә Магнитогорск, Сибай, Белорет шәһәрләреннән дә киләләр, ди ул.  

Источник: Администрация муниципального района Абзелиловский район Республики Башкортостан

Фото: kulturarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: